news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның дүрт кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның дүрт кешесенә дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарга имза куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Татарстан Республикасыннан ирле-хатынлы Андрей һәм Динара Косачлар гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде. Шулай ук «Аш-су» кулланучылар җәмгыяте идарәсе башлыгы Әлфиза Исламова II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медаленә лаек булды.

Моннан тыш, «Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе» ФДБИ филиалы Казан дәүләт медицина академиясе кафедрасы мөдире Резеда Бодрова «Россия атказанган табибы» мактаулы исемен алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot