news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның дүрт кешесен орден, медаль һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде

Татарстанның дүрт кешесе дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр алды. Аларны бүләкләү турында Россия Президенты Владимир Путинның карарында әйтелә, ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев Дуслык орденына лаек булды. Ул ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үтелде.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медален Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллинага тапшырачаклар.

Татарстанның тагын ике кешесе «Россия Федерациясенең Атказанган табибы» исеменә лаек булды: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире Рөстәм Хәмитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100