news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның дүрт кешесен дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте

Путин Татарстанның дүрт кешесен дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның дүрт кешесен билгеләп үтте. Бүләкләү турында боерык һәм указ бүген хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен „Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемне Мостафаев Бәһрам Талыйб улына — «Күпер төзү идарәсе» ҖЧҖ генераль директорына бирергә», — диелә указда.

Моннан тыш, ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Николай Журов — «АК БАРС» акционерлык коммерция банкының иминлек департаменты директоры урынбасары бүләкләнде.

Шулай ук дәүләт башлыгы Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең ике хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Алар — идарә башлыгы урынбасары Рамил Габдрахманов һәм төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе инженеры Елена Белова.

«Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен», — диелгән боерыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot