Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанның Апас районында туган Рамил Ибәтуллинга генерал-майор дәрәҗәсен бирде
Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән 90нчы гвардия танк дивизиясе командиры Рамил Ибәтуллинга генерал-майор хәрби дәрәҗәсен бирде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Рамил Ибәтуллин Татарстанның Апас районы Багыш авылында туган.
Хәрби җитәкченең әти-әнисе – Рәхмәтулла һәм Минзилә Ибәтуллиннар белән кичә Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин очрашты. Түрә аларны улларына дәрәҗәле исем бирү белән котлады һәм батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде, дип яза «Апас-информ».
Рамил Ибәтуллин Казан югары хәрби танк училищесын, аннары М.В. Фрунзе исемендәге гомуми Хәрби академияне һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлаган. Хәрби хезмәте Урал, Идел буе, Себер төбәкләрендә, шулай ук Россиянең Көньягында уза. Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале, Суворов медале, шулай ук оборона министрлыгы бүләкләре белән бүләкләнгән.
- Витебск-Новгород ике мәртәбә Кызыл байраклы 90нчы гвардия танк дивизиясе 2016 елда оешкан. Ачык мәгълүматларга караганда, аның составына өч танк полкы, мотоукчылар һәм үзйөрешле артиллерия полклары, зенит ракета дивизионы, разведка һәм инженер-сапер батальоннары, тәэмин итү частьләре һәм бүлекчәләре керә.
- Ул ике шәһәрдә урнашкан: Чиләбе өлкәсенең Чибәркул һәм Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә. Ибәтуллин 2021 елда полковник дәрәҗәсендә аның җитәкчесе итеп билгеләнде.
- Дивизия Украинадагы махсус хәрби операция башыннан ук хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бөекбритания хакимияте аның командиры Рамил Ибатуллинга каршы 9 декабрьдә санкцияләр кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз