news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Татарстанның үзара салым җыюны оештыру тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тарату зарур

Бу программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле чынга ашырыла.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлеге 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак.

Бу программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле чынга ашырыла һәм халык арасында гражданлык активлыгын күтәрү, урыннарда яшәү шартлары сыйфатын яхшыртуга җәлеп итү чараларының берсе булды. Шул вакытта территорияне үстерүгә кешедән кергән һәр 1 сумга 4 сум республика субсидиясен дә исәпкә алып, 2,8 млрд сумнан артык акча кертелгән. Бу акчаларга җирлекләренең төп проблемалары хәл ителә.

Агымдагы елның августында Кировта Россия Президенты карамагындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның җирле референдумнар үткәрү һәм үзара салым җыюны оештыру тәҗрибәсен хуплады һәм аны башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100