news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның спорт ареналары төзү һәм куллану тәҗрибәсен иң яхшысы булуын әйтте

Казанда Универсиададан соң спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны арткан, дип билгеләп үтте Дәүләт башлыгы.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан спорт объектлары төзү һәм куллануның нәтиҗәле схемасы булдырылган төбәкләр исәбенә керә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумында хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында Россия Федерациясе төбәкләрендә спорт объектларын төзегәндә, шулай ук аларны киләчәктә файдаланганда дәүләт-шәхси партнерлык потенциалын нәтиҗәле кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Инвестор спорт комплексы яки арена төзелешенә акча кертеп кенә калмасын, ә киләчәктә аны үстерүдә катнашсын өчен шартлар булдыру зарур. “Быел Алтайда, Татарстанда билгеләнгән проектлар, шулай ук Бурятиядә планлаштырылган Боз сарае бөтен республика өчен инфраструктура үсешенә этәргеч булачак”, - диде Владимир Путин.

"Россия Президенты сүзләренчә, спортны үстерү һәм алга этәрүдә зур ярышлар аерым урын алып тора. “Казанда Универсиада, Сочида Олимпиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны кинәт артты”, - диде Путин.

  • Бүген Ульяновскида “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы ачылды. Анда хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, дөньякүләм спорт лидерлары, Олимпия хәрәкәте һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша. Форумда катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100