Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанны Россиянең инвестицион климаты рейтингында лидер булуы белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин ил субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы лидерларын котлады. Үзенең котлауларын ул Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә җиткерде.
Президент билгеләп үткәнчә, быел беренчелекне Мәскәү һәм Татарстан Республикасы бүлеште. Моннан тыш, иң яхшылар рәтенә Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәләре кергән. Иң югары динамика күрсәткән төбәкләр арасында – Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Омск, Владимир, Волгоград өлкәләре, Краснодар һәм Приморье крае.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз