news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанны олимпиадаларда җиңүчеләр өлеше буенча төбәкләр арасында билгеләп үтте

Путин Татарстанны олимпиадаларда җиңүчеләр өлеше буенча төбәкләр арасында билгеләп үтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр һәм призерларның өчтән ике өлеше тупланган төбәкләр арасына керде. Республикада андыйлар – 8 процент, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Фән һәм мәгариф советы утырышында һәм төбәкләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрергә чакырды.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр илнең нибары дүрт субъектында тупланган. Татарстаннан тыш, анда Мәскәү (43 процент), Мәскәү өлкәсе (14 процент) һәм Санкт-Петербург (7 процент) кергән.

«Сүз уңаеннан, Петербург өчен 7 процент кына аз», - дип игътибар юнәлтте Путин.

РФ Президенты төбәкләрдә олимпиадаларга әзерләнү сыйфатын арттырырга чакырды.

«Барысын да Мәскәүгә мәктәпләргә күчерергәме әллә? Юк, алай ярамастыр, мөгаен, әйеме? Төбәкләрдә сыйфатны арттырырга кирәк», - дип өстәде дәүләт башлыгы, РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать итеп.

Элегрәк Путин югары уку йортлары программаларыннан искергән һәм архаик курсларны төшереп калдырырга чакырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot