news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанны инвестицион климат рейтингындагы урынын яхшырту белән котлады

Республика, Мәскәүдән генә калышып, милли рейтингта икенче урынны алды.

Путин Татарстанны инвестицион климат рейтингындагы урынын яхшырту белән котлады
kremlin.ru

(Санкт-Петербург, 7 июнь, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасын Россия төбәкләренең инвестицион климаты милли рейтингындагы урынын яхшырту белән котлады. Анда республика икенче урынга ия булды. Бу хакта ул Петербург Халыкара икътисади форумында әйтте.

“Традиция буенча инвестицион климат рейтингы лидерларын атап китәргә һәм котларга телим. Болар: Мәскәү, Татарстан, Төмән белән Калуга өлкәләре, һәм  Санкт-Петербург”, - диде дәүләт башлыгы.

Тамашачылар Россия Президентының сүзләрен алкышлап каршы алды. “Мин дә аларны алкышлыйм”, - диде Путин һәм кул чапты.

  • Татарстан Россия төбәкләренең инвестицион климаты рейтингында үз урының яхшыртты һәм исемлектә икенче урынны алды. Еллык тикшерүнең нәтиҗәләре Петербург Халыкара икътисади форумында әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot