news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның ике министрына һәм парламент комитеты башлыгына рәхмәт белдерде

РФ Президенты зур федераль проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышларга ирешкән россиялеләрне бүләкләү турындагы боерыкны имзалады.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга, шулай ук ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Айрат Зариповка рәхмәт белдерде. РФ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән боерыкта шул хакта сүз бара.

Документ текстында күрсәтелгәнчә, җитәкчеләр «Россия Федерациясендә телетапшыруларның цифрлы форматына күчү проектын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен» билгеләп үтелгән.

Моннан тыш, Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул әлеге бүләккә «хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot