news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде

Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде
kremlin.ru трансляциядән скриншот

Мәскәү Кремлендә бүләкләү тантанасында махсус операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгъсүмов катнашты. Татарстанның Мамадыш районында туган кыю ир-егеткә Россия Герое исеме бирелде.

Бүләкне хәрбигә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды.

Ирек Мәгъсүмов махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасында. Узган ел ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Екатерина залында узган тантана вакытында дәүләт башлыгы төрле дәрәҗәдәге Ватан алдындагы казанышлары өчен орденнар, Почет, Батырлык орденнары, Пирогов, Дуслык орденнары, медальләр, мактаулы исемнәр тапшырды. Тантана махсус операциядә катнашучыларның тол хатыннарына ирләре һәлак булганнан соң бирелгән медальләр тапшырудан башланды.

Контракт хезмәткә җыю рәсми сайтында хәрбиләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча кайнар линия контакт-үзәге телефоны - 117.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100