news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстаннан күп балалы гаиләләрне «Ата-ана даны» ордены медальләре белән бүләкләде

Путин Татарстаннан күп балалы гаиләләрне «Ата-ана даны» ордены медальләре белән бүләкләде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин илнең 13 төбәгеннән күп балалы гаиләләрне бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый актларның рәсми сайтында бастырылган.

Бүләкләр гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны лаеклы тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен тапшырылган. «Герой-ана» мактаулы исеме Ямал-Ненец автономияле округыннан Ольга Лапсуйга бирелгән.

Берничә регионнан, шул исәптән Алтай Республикасыннан, Мәскәүдән, Дагыстаннан, Свердловск һәм Пенза өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Карелиядән, Чиләбедән, Калининград өлкәсеннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан һәм Алтай краеннан гаиләләр «Ата-ана даны» ордены медале белән билгеләп үтелгән.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан алты вәкил бар. Югары дәүләт бүләген Ришат һәм Роза Вәлиәхмәтовлар, Ленар һәм Наилә Гафуровлар, Михаил һәм Ольга Мешалкиннар алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot