news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстаннан булган барлык Олимпия призерларын орден һәм медальләр белән бүләкләде

Татарстан өчен чыгыш ясаган 22 спортсменның 10сы медальләр белән, шул исәптән, 7се алтын медаль белән кайтты

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Лондонда 2012 ел Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган Россия спортсменнарын орден һәм медальләр белән бүләкләде. Ил башлыгы Указы хокук мәгълүматының рәсми порталында күрсәтелгән.

Исегезгә төшерик, Россия җыелма комндасы Лондондагы Олимпия уеннарында рәсми булмаган гомумкоманда зачетында дүртенче урын яулады. Россиялылар 82 медаль – 24 алтын, 26 көмеш һәм 32 бронза алды. Татарстан өчен чыгыш ясаган 22 спортсменның 10сы медальләр белән, шул исәптән, 7се алтын медаль белән кайтты.

Мәскәү һәм Татарстан өчен чыгыш ясаган синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы Эльвира Хәсәнова “Ватан алдында казанышлары өчен” IV дәрәҗә орденына лаек булды.

Волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасы ветераны, Олимпия чемпионы, элекке казанлы Сергей Тетюхин Мактау орденын алачак. Финалда бразилиялеләрне җиңгән Россия волейболчылары, шул исәптән, Максим Михайлов, Александр Волков, Николай Апаликов, Юрий Бережко һәм Алексей Обмочаев Дуслык ордены белән бүләкләнгән. Бу бүләккә шулай ук Олимпия чемпионкасы Юлия Зарипова лаек.

Лондонның көмеш призеры Камилла Гафурҗанова “Ватан алдында казанышлары өчен” I дәрәҗә орденына лаек булган. Татарстаннан бронза призерлары атучы Василий Мосинга һәм тхэквондочы Лексей Денисенкога “Ватан алдында казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены бирелә.

Путин Олимпия спортсменнарына бүләкләрне бүген Зур Кремль сараеның Александров залында тапшырырга тиеш. Чарада 82 спортсмен, шулай ук тренерлар һәм спорт федерацияләренең җитәкчеләре катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot