news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды

Путин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу турыда карар хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Гаилә институтын ныгытуга һәм балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен Вәлиәхмәт һәм Гүзәлия Сабировлар «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнә.

Моннан тыш, II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлар» өчен ордены белән Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Альберт Нурмиев һәм компаниянең бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең скважиналар төзекләндерү үзәге җитәкчесе Рафис Гардиев, шулай ук ООО «КРС-Сервис» цех җитәкчесе урынбасары Рәфкать Әхмәтшин бүләкләнгән.

«Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык фидакяр хезмәтләре өчен», – диелгән документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot