news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанга илнең ике зур судно төзү предприятиесен тапшырды

Татарстан милкенә Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының 4,4 млн акциясен һәм Горький исемендәге Яшел Үзән заводының 3,8 млн акциясе тапшырылды.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 24 августындагы Указын үтәү кысаларында Татарстан милкенә илнең ике зур судно төзү предприятиесе тапшырылды. Бу хакта Россия мөлкәте агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тапшыру Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 сентябрендәге 2046-р номерлы күрсәтмәсе һәм Россия мөлкәтенең агымдагы елның 15 мартындагы 140-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә башкарылды", - диелә федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия мөлкәте "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы»ның 4 434 486 акциясен тапшырды. Бюро икътисади, кәсеп һәм тыюлы зоналарны саклау, пассажирларны, нефть продуктларын, коры йөкләрне йөртү һәм суда ял итү өчен суднолар төзү буенча махсуслашкан.

Шулай ук республика милкенә “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ 3 811 594 акциясе тапшырылды. Горький исемендәге завод судно төзелеше эшләнмәләре һәм нефть-газ чыгару тармагы өчен җиһазларның киң спектрын җитештерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100