news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанда яшәүче тугыз кешене казанышлары өчен бүләкләде

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдәге зур хезмәте өчен Наил Кәлимуллин һәм Флера Кәлимуллина «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Химия фәннәре докторы, КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының экология бүлеге кафедрасы профессоры Венера Латыйповага «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелде. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе кафедрасы профессор-консультанты Рүзәл Йосыпов югары квалификацияле белгечләр әзерләве, фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновка җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең нефть һәм газ чыгару департаменты бүлеге баш белгече Алексей Аленькин, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кузьмин, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы Александр Мальковский «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең нефть һәм газ чыгару департаментының җылылык-энергетика җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау бүлеге башлыгы Алексей Кичаевка энергетика өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Россия Федерациясенең атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100