news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда яңа судьялар билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яңа судьялар билгеләде. Тиешле указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыккан.

Указ тексты нигезендә ТР Югары Суды судьясы итеп Альбина Хәбибуллина, Балтач район суды рәисе итеп Эльвира Хаҗиева, Лениногорск шәһәр суды рәисе итеп Ринат Сәхәвов, Чаллы шәһәр суды рәисе итеп Радик Зиннәтов, Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары итеп Рөстәм Галимуллин, Әлмәт шәһәр суды судьясы итеп Елена Ефремова, Казанның Совет район суды судьясы итеп Данис Камалов билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot