Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанда туган космонавт Сергей Рыжиковны бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин космонавт-сынаучы Сергей Рыжиковны III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләү турында указ имзалаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан.
Дәүләт бүләге пилотлы космонавтиканы үстерүгә зур өлеш керткәне, шулай ук Халыкара космик станция экипажы составында озак вакытлы очыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен тапшырылган.
Сергей Рыжиков 1974 елда Бөгелмәдә дөньяга килгән. Хәзер космонавт Мәскәү өлкәсендәге Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең космонавтлар отрядында инструктор-космонавт-сынаучы булып эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз