Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанда сөяк җелеге донорлары регистрын булдыручыга дәүләт премиясе тапшырды
Узган ел бу бүләккә Анжела Вавилова исемендәге фондка нигез салучы Владимир Вавилов ия булды.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сөяк җелеге донорлары регистрына нигез салучы - «Русфонд» хәйрия фонды президенты Лев Амбиндерга хокук яклау һәм хәйрия эшчәнлеге өчен дәүләт премиясен тапшырды.
Агымдагы елның сентябрендә Татарстан башкаласында «Русфонд» ярдәмендә сөяк җелеге потенциаль донорларының ген буенча туры килүләрен билгеләүче беренче махсус лабораториясе ачылды.
Бу Россиядә потенциаль донорлар регистрын тутыру белән шөгыльләнә торган яңа дәрәҗәдәге уникаль җиһазлы бердәнбер лаборатория.
Узган ел бу бүләккә Казанның Анжела Вавилова исемендәге хоспис һәм хәйрия фондына нигез салучысы Владимир Вавилов ия булды.
Бүген 18 яшьтән 50 яшькә кадәр һәр теләгән кеше сөяк җелеге потенциаль доноры була ала. «Инвитро» медицина офисында типированиега кан тапшырырга һәм автомат рәвештә регистрга керергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз