news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда оештырылган «Теләкләр чыршысы» хәйрия чарасына кушылды

«Минем белән хыяллан» бөтенроссия проекты икенче тапкыр ирекле ярдәмчеләр халыкара форумында катнаша.

Путин Татарстанда оештырылган «Теләкләр чыршысы» хәйрия чарасына кушылды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда оештырылган «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты Яңа ел алдыннан үткәрә торган «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балаларның Яңа ел теләкләрен үтәргә дәүләт башлыгын проект җитәкчесе – Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Сафин чакырды. Бу көннәрдә «Теләкләр чыршысы» акциясе Сочидагы Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында уза, анда бүген Россия Президенты килде.

Тимур Сафин Владимир Путинга бөтен ил буенча аеруча ярдәм кирәк булган кешеләрнең меңләгән теләкләрен үти торган тулы бер хәрәкәтне оештыруда катнашканы, шундый ук проектларны даими рәвештә булдырып торганы өчен рәхмәт белдерде. Бер ел эчендә «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты 22 төбәктә вәкиллеген ачты һәм балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең йөзләгән теләкләрен чынга ашырды.

«Бүген очрашуда 20 кеше катнаша, чыршыда 20 баланың теләге эленгән. Бүгенге бәйрәм көнендә мин сезне һәм барыбызны да чыршыдан берәр теләк алырга чакырам», – дип мөрәҗәгать итте фонд башлыгы Россия Президентына.

Былтыр Владимир Путин сәламәтлекләре буенча тормышларына куркыныч янаучы балаларның биш изге теләген тормышка ашырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot