news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен тренажерлар җитештерү турында сөйләде

Россия Президенты Гомумроссия халык фронтының V медиафорумында Казандагы медицина стимуляторларының төбәк инжиниринг үзәге турында әйтте.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Гомумроссия халык фронтының V медиафорумында Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен тренажерлар производствосы эшли башлавы турында әйтте. Бу хакта “Россия 24” телеканалы хәбәр итә.

“Бездә, кайбер төбәкләрдә, Татарстанда бу тренажерларны үзләре җитештерә башладылар, бик яхшы, югары дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үтте Россия лидеры медицина хезмәткәрләре өчен тренажерлар сатып алуга һәм белгечләр әзерләүгә 2,5 млрд сум юнәлдерү мөмкинлеге турында сөйләгәндә.

25 гыйнварда Путин Казанга сәфәрендә “Медицина фәннәре үзәге” медицина стимуляторларының төбәк инжиниринг үзәгендә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot