news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанда гамәлгә кертелгән «Инцидент менеджмент» системасы белән танышты

Мониторинг системасы шәһәр халкының социаль челтәрләрдәге шикаятьләрен күзәтеп торырга һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Путин Татарстанда гамәлгә кертелгән «Инцидент менеджмент» системасы белән танышты
kremlin.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Комарова). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда эшли торган «Инцидент менеджмент» системасы белән танышты. Дәүләт башлыгы өчен презентацияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев үткәрде.

Тәкъдим итү Путин Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте бинасында Төбәк белән идарә итү үзәгендә булганда узды. Путинга 2012 елдан бирле Татарстанда «Халык контроле» эшли, шулай ук параллель рәвештә «Инцидент менеджмент» системасы кертелде, дип сөйләделәр. Ул мәктәп укучылары арасында снюс таралуга бәйле хәлне мисал итеп китерде.

Узган ел азагында Татарстан Президентының кабул итү бүлмәсенә снюс таралу турында шикаять килгән. Нәтиҗәдә, ТР Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган никотинлы продукцияне сатуны һәм никотин алуның электрон системаларын тыю турында закон проектын кабул итте. 2019 елның 25 декабрендә законга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Инцидент менеджмент» проекты социаль челтәрләрне мониторинглау системасы Татарстан халкының барлык мөрәҗәгатьләренә юнәлдерелгән. Система белән эшләүгә барлык министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре җәлеп ителгән. Система шәһәр халкының социаль челтәрләрдәге шикаятьләрен күзәтеп торырга һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100