news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда алты судья билгеләде

Лилия Нуруллина Казанның Яңа-Савин районы суды рәисе урынбасары, Радик Гатауллин Совет районы суды урынбасары булды.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда алты судья билгеләү турында Карарны имзалады. Бу документ тексты хокукый мәгълүмат порталында урнашкан.

Лилия Нуруллина Казанның Яңа-Савин районы суды рәисе урынбасары, Радик Гатауллин Совет районы суды урынбасары булды.

Шушы ук Карарда Авиатөзелеш районы, Яшел Үзән шәһәре, Тукай районы, Чистай шәһәре суды судьялары итеп Алексей Терехов, Ралинә Шәйдуллина, Эльвира Ибраһимова һәм Регина Фархаева билгеләнде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot