Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстан театрлары директорын һәм баш рәссамын бүләкләде
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнделәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган карарда хәбәр ителә.
Скоморохов «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденына, ә Исмәгыйлева «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды. «Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен», — дип аңлатыла текстта.
Шулай ук «Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исемнәрен Кукмара районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин һәм «Буревестник» ҖЧҖ башкарма директоры Резеда Вәлиева алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз