news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстан предприятиесен “Хезмәттәге уңышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Яз һәм хезмәт көне хөрмәтенә россиялеләрне һәм кайбер предприятиеләрнең хезмәт коллективларын бүләкләр белән билгеләп үтте. Шулай итеп, Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән Яшел Үзәндәге «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе АҖ коллективы бүләкләнде, диелә дәүләт башлыгы указында.

Предприятиегә бүләк «җитештерү эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» бирелә.

Шул ук мактау билгесе белән Хруничев исемендәге Мәскәү фәнни-җитештерү үзәге, Брянск машиналар төзү заводы һәм башка предприятиеләр бүләкләнә.

Моннан тыш, РФ Президенты биш россиялегә Хезмәт Герое исемен бирә, алар - ике оборона предприятиесе идарәчесе, уран руднигы тау эшчесе, укытучы һәм тукучы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot