news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның җиде кешесенә мактаулы исем бирде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның җиде кешесенә мактаулы исемнәр бирде. Алар күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләнә. Бу Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган указдан күренә.

Мәсәлән, фәндә, педагогикада, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен өч кеше билгеләнде: техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университетының беренче проректоры Булат Җиһаншинга «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелде, КФУның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмакиевка — «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре», Л.Н. Мурысина исемендәге 94нче гимназия укытучысы Елена Сергеевага – «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы».

«Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән «Татнефть» нең өч вәкиле билгеләнде: «Җәлилнефть» НГДУның технологик җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь Рушан Исламов, «Татнефтегазопереработка» идарәсенең Баулы участогы начальнигы Юрий Соколов, шулай ук НГДУ «Елховнефть» машинисты - Альфрет Хәлиуллин.

Моннан тыш, «Татнефть» ААҖнең Татар геология-разведка идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Гыйләҗевага «Россиянең атказанган геологы» исеме бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100