news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстан кешесенә Россиянең атказанган транспорт хезмәткәре исемен бирде

Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Азат Галиәхмәтовка «Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.

Шул хактагы документ норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Документта әйтелгәнчә, Азат Галиәхмәтов транспорт өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot