news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Татарстан инвестицион өлкәдә югары стандартлар буенча лидер төбәкләр арасында

Россия Президенты инвестиция климаты рейтингын үстерүне йөкләде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ субъектларында инвестицион климат илкүләм рейтингын үстерергә йөкләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Инвестклимат рейтингы төбәкләр өчен яхшы стимул булды, – диде Путин. – Ул дәүләт идарәсе үтә күренмәлегенә чираттагы адым һәм хакимиятнең җәмгыять алдында җаваплылыгын күтәрү". 

Путин инвестицион өлкәдә югары стандартлар куючы лидер төбкәләрне билгеләде: Татарстан, Чувашия, Тула, Калуга, Ульян, Төмән өлкәләре, Краснодар крае.

Татарстан Республикасы өченче тапкыр рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат илкүләм рейтингын җитәкләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot