news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстан дирижеры Рөстәм Абязовны Дуслык ордены белән бүләкләде

Путин Татарстан дирижеры Рөстәм Абязовны Дуслык ордены белән бүләкләде

Татарстан дирижеры – Казанның La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган.

Документта әйтелгәнчә, дирижер «Россия мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» билгеләп үтелгән.

Аннан тыш, «Полиметаллинвест-НК» ҖЧҖ директоры Валерий Иванов та дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Ул II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot