news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин, «Татар-информ» соравына җавап биреп, Татарстанны чит илләр өчен үрнәк дип атады

Фото: Кремль сайты

Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде.

«Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры.

РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә.

«Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлек оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot