news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ташламалы ипотеканы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтырга тәкъдим итте

Ташламалы ипотека бөтен Россия территориясендә 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылачак, әмма программа кысаларында ставка хәзерге 7 проценттан 8 процентка кадәр артачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Шулай ук «Гаилә ипотекасы»н куллану мөмкинлеге дә киңәйтеләчәк. Хәзер аны балалар 2018 елдан башлап туган гаиләләр генә ала. «Хәзер, ким дигәндә, ике бала 18 яшькә җитмәгән гаиләләр өчен 6 процентлы ставка буенча ипотека алу мөмкинлеген тәэмин итәргә тәкъдим итәм», - дип белдерде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot