news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ташламалы ипотека кредиты ставкасын төшерергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка ташламалы ипотека кредиты буенча ставканы тиз арада киметергә кушты. 

«Хөкүмәттән Россия Банкы, банк бергәлеге һәм төзелеш тармагы белән берлектә бу чараны мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм тиз гамәлгә ашыруыгызны сорыйм», – диде Россия лидеры торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында. Трансляцияне Россия-24 телеканалы үткәрде.

Ул шулай ук кредитлар буенча базар ставкасы хәзер 14 проценттан артык тәшкил итә һәм мондый очракларда ипотека бик күп гражданнар өчен үтемле була бара, дип билгеләп үтте.

Дәүләт башлыгы 2022 елның апрель аенда мондый кредитларның узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк бирелүенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, сораштырулар нигезендә, россиялеләрнең 65 проценттан артыгы үзләренең торак шартларын яхшыртырга тели.

Путин сүзләренчә, пандемия кыенлыкларына карамастан, узган ел Россия төзүчеләре уңышлы гына эшләп, 90 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырган. Шуның аркасында 4 миллионнан артык гаилә яңа фатирлы һәм йортлы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100