Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасын 7 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте
Ташламалы ипотека буенча еллык ставканы 9 проценттан 7 процентка кадәр киметүләре мөмкин.
«Май аеннан ташламалы ипотека буенча ставка киметелде, хәзер ул 9 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта ташламалы ипотека программасы агымдагы ел ахырына кадәр озайтылды», – диде Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында.
Аның сүзләренчә, мондый чараның максаты – гражданнарга торак проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү, миллионлаган хезмәткәр эшли торган төзелеш һәм алар белән бәйле тармакларга ярдәм итү.
«Язын кискен үсештән соң, Россия икътисадында процент ставкалары акрынлап кими бара. Үзәк банк төп ставканы төшерә. Шуңа бәйле рәвештә, ташламалы ипотека буенча ставкаларны тагын бер кат, хәзер 7 процентка кадәр киметү мөмкин дип саныйм», - диде ул.
Ул программаның гамәлдә булу вакыты элеккечә – агымдагы ел ахырына кадәр калуына игътибар итте. «Димәк, бу ташлама буенча торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнар аннан ел ахырына кадәр файдаланырга тиеш. Кредитларның максималь суммасы шулай ук элеккечә калды - Мәскәү һәм Петербург өчен 12 млн сум һәм федерациянең калган субъектлары өчен 6 млн сум», - диде РФ Президенты.
Гомумән алганда, икътисад өчен озак вакытлы финанс ресурсларның, кредитларның үтемлелеген арттыру мөһим, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз