news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ташламалы ипотеканы 2021 елның уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте

Россиядә яшәүчеләргә һәм төзелеш тармагына ярдәм итү программасының срогы 2020 елның 1 ноябрендә тәмамланырга тиеш иде.

Путин ташламалы ипотеканы 2021 елның уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын (6,5 процент) киләсе ел уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә әйтте.

«Төзелеш тармагына һәм гражданнарга ярдәм чараларының берсе — 6,5 процентлы ташламалы ипотека. Ул бездә 1 ноябрьдә тәмамлана. Икътисад торгызылып килсә дә вазгыять катлаулы, шуңа да карамастан, кешеләргә һәм икътисадның кайбер тармакларына да авыррак. Шул исәптән төзелеш өлкәсенә дә. Әйдәгез, бу ташламаны киләсе елның уртасына кадәр булса да озайтыйк», — дип мөрәҗәгать итте Путин Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга.

Мишустин, үз чиратында, программаның кризиска каршы иң уңышлы чараларның берсе булуын әйтте. 630 млрд сумлык 220 меңнән артык кредит бирелгән. Программага яңа төзелешләргә барлык кредитларның 90 проценты туры килә, дип белдерде премьер.

«Без ташламалы ипотека ставкасы программасын киләсе елның 1 июленә кадәр озайту карарын хуплыйбыз», — дип йомгаклады Мишустин.

Шушы көннәрдә Россия Финанс министрлыгы яңа төзелешләрдә 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы озайтырга тәкъдим итте. Ставка бөтен кредит срогына, 30 елга кадәр тәшкил итә ала. Җәй көне ташламалы ипотека буенча кредит суммасы 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр, ә 8 миллионнан 12 миллион сумга кадәр арттырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100