news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Талия Хәбриеваны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләде

Россия Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Казан федераль университетының Попечительләр советы әгъзасы Талия Хәбриева II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин шул турыда карар имзалады.

Документта аңлатылганча, Хәбриева юридик фәнне үстерүгә, шулай ук Россия законнарын камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot