news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин табибларны мылтыктан атучылар сыйфатында чакыру очракларын тәнкыйтьләде

Россия Президенты Владимир Путин РФ Иминлек Советының оператив киңәшмәсендә илдә өлешчә мобилизация вакытында закон бозу очракларына мисаллар китерде.

«Чакырылыш яшеннән узган, хроник авырулардан интегүче күп балалы аталар - аларны өйләренә кайтарырга кирәк», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

«Күпьеллык тәҗрибәсе булган табибларны  мылтыктан атучылар сыйфатында чакыру очраклары бар. Нигә? Ә үз теләкләре белән килүчеләрне повесткасы булмаган өчен кире боралар», - дип өстәде Путин.

Путин фикеренчә, «бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк». 

Путин РФ генераль прокуроры Игорь Красновка өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять турында мәгълүмат бирергә кушты. Аның сүзләренчә, мобилизация буенча чакырылыш комиссияләренә прокурорлар да кертелгән һәм алар төрле хәлләргә тиз арада үз фикерен белдерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot