news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин төзелеш оешмаларына ташламалы кредит бирү программасын башларга кушты

Россия бюджетыннан төзелеш тармагына кредитлар өчен субсидияләргә 12 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә апрель ахырына кадәр хезмәткәрләрен саклап калу шарты белән, төзелеш компанияләренә ташламалы кредит бирү программасын башлап җибәрергә кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хөкүмәткә төзелеш тармагы компанияләре өчен банк кредитлары алу мөмкинлеген арттырачак чаралар комплексын әзерләргә кушам. Бу очракта да процент ставкасын субсидияләргә тәкъдим итәм. Әмма шуны искәртәм: мондый ярдәм халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калган компанияләргә биреләчәк», — диде ул.

Президент тагын бер шарт куйды. «Кредит ярдәме алган компанияләр йортларны быел һәм киләсе елда төзеп бетерүне үз өстенә алырга тиеш. „Сакаллы төзелешләр“ барлыкка килүдән котылырга кирәк. Кешеләрнең үз фатирларын сыйфатлы һәм вакытында төзерләр дип ышануы мөһим», — диде Путин.

Россия Хөкүмәте төзелеш тармагына кредит бирү программасы өчен кирәк булган акчаны исәпләп чыгарган инде, бу — 12 млрд сум. «Бу механизмны апрель ахырына кадәр тизрәк эшләтеп җибәрүегезне сорыйм», — дип бурыч куйды Путин.

Элегрәк Россия Президенты ил халкы өчен еллык 6,5 процент белән ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү турында белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot