news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Төнге хоккей лигасы иптәшләрчә матчында Кремль диварлары буенда хоккей уйнаган

Төнге хоккей лигасы 2011 елның 15 декабрендә Владимир Путин һәм ил хоккей ветераннары тәкъдиме белән оештырылган иде.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Кремль диварлары буенда узган Төнге хоккей лигасы иптәшләрчә матчында хоккей уйнаган. Бу хакта шимбә көнне ил башлыгы сайтында хәбәр ителә, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

Кичә төнлә Владимир Путин Кызыл мәйданда узган Төнге хоккей лигасы иптәшләрчә матчында катнашты, диелә хәбәрдә.

Төнге хоккей лигасы 2011 елның 15 декабрендә Владимир Путин һәм ил хоккей ветераннары тәкъдиме белән оештырылган иде. Аның төп бурычы – спортка өлкәннәрне тарту, Россиядә алкалы хоккейны популярлаштыру, илнең барлык төбәкләрен берләштерүче һәвәскәр хоккейчылар җәмгыятен оештыру.

Лига идарәсенә төбәк проектларында кураторлык итүче илнең хоккей йолдызлары кергән. Беренчелекнең гамәлдәге җиңүчесе булып Екатеринбургтан "Авто" командасы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot