news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Тәлгать Таҗетдингә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

Мөфти билгеләп үткәнчә, рухилык һәм әхлак — дәүләт тормышының нигезе.

Путин Тәлгать Таҗетдингә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды
kremlin.ru

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдингә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Без кулыбыздан килгәнчә, эшлибез һәм тырышабыз. Хәзер мөмкинлекләр зур, чөнки дәүләт Ватаныбызны рухи-әхлакый торгызуга зур ярдәм күрсәтә», — диде Тәлгать Таҗетдин.

Мөфти билгеләп үткәнчә, рухилык һәм әхлак — дәүләт тормышының нигезе.

Чыгышын төгәлләп, мөфти һәркемгә дә бәхет теләде, шулай ук һәркем Ватаныбызга лаеклы өлеш кертсен иде дигән теләкләрен җиткерде.

Бүген Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Россия Президенты мәдәният, медицина, спорт һәм җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен алдынгы россиялеләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Россия Герое Дамир Йосыпов та бар иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100