news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин тәкъдим иткән күпбалалы гаиләләргә күчемсез милеккә ташлама Татарстанда гамәлдә

Казанда, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында күпбалалы гаиләләр күчемсез милеккә салым ташламаларыннан файдалана ала.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән күпбалалы гаиләләр өчен күчемсез милеккә салым ташламалары Казанда, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында инде гамәлдә. «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Казанда әлеге ташлама берничә ел гамәлдә инде. Күпбалалы гаиләләр ел саен Федераль салым хезмәтенә барып гариза тапшырды һәм алар бер күчемсез милек объектына бөтенләй салым түләми», - дип ачыклык кертте Кузнецов.

Ул республикада күпбалалы гаиләләр өчен салым ташламалары мәсьәләсе белән инде күптәннән шөгыльләнүләрен искәртте. Шуңа да карамастан, оешмада мондый карарларның дөнья күрүенә һәм күпбалалы гаиләләрнең өстәмә түләүләрдән азат ителүенә сөенәләр.

Артем Кузнецов «балалар никадәр күбрәк булса – салымнар шулкадәр азрак» дигән гыйбарәнең дөрес һәм яхшы идея булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100