news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин төбәкләрне кушуның Россия бердәмлеге өчен зыянлы һәм куркыныч булуын белдерде

«Үзем Президент чагында, моңа юл куймаячакмын», - дип искәртте Путин.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия төбәкләрен анда яшәүче халыкларның ризалыгыннан башка эреләндерү һәм кушу ил бөтенлеге өчен зыянлы һәм куркыныч. РФ Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

1990 ел башындагы вакыйгалардан соң, Советлар Союзы таркалгач, федерация субъектлары иске принцип буенча формалаштырылды, дип белдерде Президент.

«Әгәр икътисади максатны күздә тотсак, әлбәттә, кайчагында моның мәгънәсе дә бар. Әмма шуны искәртәсем килә: Татарстан һ.б. милли республикалар һәм автономияләрдә мине ишеттеләр – без бу өлкәдә бернәрсәне дә көчләп такмаячакбыз. Мин моны Россиянең бердәмлеге өчен бик зыянлы һәм куркыныч дип саныйм», - диде Владимир Путин.

«Үзем Президент чагында, моңа юл куймаячакмын», - дип искәртте Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot