news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Төбәкләрне кушу нияте юк

Мәскәүдә Россия Президентының матбугат конференциясе бара.

Путин: Төбәкләрне кушу нияте юк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә төбәкләрне зурайту ихтималы хакында: "Кайвакыт төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, без бу өлкәдә бернәрсәне дә мәҗбүр итмәячәкбез. Бу Россия Федерациясе бердәмлегенә зыянга гына, һәр халык - зур яки кечкенә булуына карамастан - башка халыклар янәшәсендә яшәүнең үзе өчен оптималь булган формасын сайларга тиеш. Регионнарны кушу буенча планнар юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда мондый хәл булмаячак", - диде.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә Россия Президентының еллык зур матбугат конференциясе бара. Ул 13нче мәртәбә уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100