news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин төбәкләрдә транспортта QR системасын җентекләп өйрәнүнең мөһимлеген әйтте

Җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектлары Дәүләт Думасына 12 ноябрьдә кертелде.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»).  Транспортта йөрүгә QR-кодлар кертү өчен әлеге системаны Россия төбәкләрендә җентекләп эшләргә һәм тикшерергә кирәк. Бу хакта гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Ул бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә, транспорт системасының бу яңалыкка әзерлеген тикшерергә, ашыгыч карарлар кабул итмәскә һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

«Без сезнең белән, профессиональ бергәлектә, барлык гражданнарның хокукларын гарантияли торган карарлар табачакбыз. Моның буенча игътибар белән эшләячәкбез һәм бернинди ялгыш карарлар да булдырмаска тырышачакбыз», - диде ул.

Җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектлары Дәүләт Думасына 12 ноябрьдә кертелде.

Фикер алышу башланыр алдыннан төбәкләр Дума Сәламәтлек саклау комитетына конкрет төбәкләрдә әлеге системаның эше турында докладлар бирәчәк, шуннан соң беренче укылышка әзерлек башлана.

Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдә Татарстан, төбәктә коронавирус йогышы белән авыручылар саны арту сәбәпле, бөтен җәмәгать транспортында QR-кодларны Россиядә беренче булып тикшерә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100