Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин төбәкләрдә прокурорларны Федерация Советы белән билгеләргә тәкъдим итте
Субъектлар үз кандидатурасын тәкъдим итәргә хокуклы, диде Россия Президенты.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Төбәкләрдә прокурорлар Федерация Советы белән консультациядән соң билгеләнә ала. Мондый тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында кертте.
«Барлык көч ведомстволары җитәкчеләрен билгеләү Федерация Советы белән консультация нәтиҗәләре буенча үткәрелергә мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Мондый алым хокук саклау органнары эшен үтә күренмәле һәм күпчелек дәрәҗәдә җәмгыятькә хисап тота торган итеп эшләячәк, дип саныйм. Федерация Советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча билгеләү принцибы төбәкләр прокурорларына карата да кулланылырга мөмкин», — диде Владимир Путин.
Бүген төбәк прокурорлары төбәк закон чыгару Җыены белән килештереп билгеләнә. «Практикада бу билгеле бер, шул исәптән җирле хакимият алдындагы рәсми булмаган йөкләмәләргә китерергә мөмкин», — дип аңлатты Путин.
Киләчәктә Россия субъектлары үз кандидатурасын тәкъдим итә алачак. Ул РФ Федерация Советы белән консультацияләрдә каралачак.
Шулай ук Россия Президенты РФ Конституциясен үзгәртергә кирәкми, диде.
Россия Федерациясе Федераль Җыенга еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз