news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин төбәкләрдә ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хакы дәрәҗәсен ачыкларга кушты

Турыдан-туры элемтә барышында Президент студиядә медиклар күрсәткән проблемага игътибар итте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путин Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага төбәкләрдә ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хаклары дәрәҗәсен ачыкларга кушты. Бу хакта ул туры элемтә барышында әйтте.

"Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында мәгълүмат булды”, - диде ул. "Мин Вероника Игоревнаны (Скворцованы, РФ Сәламәтлек саклау министры - Т-и иск.) бу эшне тикшерүен сорыйм. Төбәкләр буенча ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең хезмәт хакын тикшерергә кирәк”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot