news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин төбәк башлыкларына халык белән аралашуда Татарстан тәҗрибәсен карарга киңәш итә

Россия Президенты төбәк җитәкчеләренә үзләренең туры элемтәләрен үткәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Бүген туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә дә үзләренең туры элемтәләрен үткәрергә киңәш бирде. Мисал китергәндә, Путин Татарстан тәҗрибәсен искә алды.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу төбәк хакимиятләренә гражданнарны борчыган иң актуаль проблемаларны ачыкларга һәм төрле юнәлешләрдә үз эшләрен оптималь рәвештә дөресләргә ярдәм итәчәк.

«Бу беркемгә дә комачау итми, чөнки турыдан-туры аралашу кешеләрнең сорауларын дәүләт яки төбәкнең беренче затына бирергә мөмкинлек тууы белән генә мөһим түгел. Гражданнарны борчыган иң актуаль проблемаларны сайлап алу эше тагын да мөһимрәк. Бу социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, торак төзелеше өлкәләрендә үз гамәлләреңә төзәтмәләр кертүдә бик мөһим. Төбәк башлыкларына гражданнар гозеренә колак салырга киңәш итәм», — диде Россия лидеры.

Мисал итеп, РФ Президенты төбәкләр, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсенә дә тукталды. «Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы башлыклары гражданнар белән үзләренең социаль челтәрләре аша актив аралаша», — дип искәртте ул.

Путин шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләренә автомат режимда эшләргә омтылырга кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100