news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән чик буен үстерү программасын булдырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Украина гаскәрләре һөҗүмнәреннән һәм террорчылык актларыннан зыян күргән чик буе территорияләрен комплекслы торгызу һәм үстерү программасын әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга йөкләмә бирде.

РФ Хөкүмәте әгъзалары белән 22 майда узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген Кремльнең матбугат хезмәте сайтта урнаштырган.

Программаны әзерләү белән Саклану, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары катнашында ил Хөкүмәте, РФ Президенты Администрациясе, Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләренең башкарма органнары шөгыльләнәчәк.

Документ «әлеге территорияләрдә яшәүче гражданнарның фикерен исәпкә алып» төзелергә тиеш, «зыян күргән муниципаль берәмлек башлыклары, волонтерлык һәм башка иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне оештыруга аерым игътибар бирергә кирәк».

Җаваплы затлар беренче хисапны агымдагы елның 15 июленә кадәр тапшырырга тиеш. Алга таба аларга квартал саен хисап тотарга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot