news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин студентлар өчен өлешчә мобилизацияне кичектерү турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын мобилизацияләүне кичектерү турындагы указга имза куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«<…> мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү дәүләт мәгариф оешмаларында, фәнни оешмаларда урта һөнәри һәм югары белемнең дәүләт аккредитациясе булган белем бирү программалары буенча көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча белем алучы студентларга бирелә», диелгән документта.

Сүз бары тик югары яки урта һөнәри белемне беренче тапкыр алучы студентлар турында гына бара. Указ имзаланган көннән үз көченә керә һәм бу елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100