news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Стратегик инициативалар агентлыгы премиясен булдырырга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы махсус премиясен булдырырга тәкъдим итте, аны ил һәм җәмгыять өчен югары кыйммәткә ия булган проект лидерларына тапшырачаклар. Бу хакта ул «Яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Күзәтчелек советы утырышында әйтте, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

«Бу мәйданчыкта гражданнар, бизнес, коммерцияле булмаган сектор инициативалары дәүләт көн тәртибенең бер өлеше булып китә <...> Ил өчен әһәмиятле, кыйммәтле проект лидерлары җәмгыять өчен аерым бүләкләүгә лаек дип саныйм. Шуңа күрә аларга ел саен Агентлыкның махсус премиясен тапшыру тәкъдиме бар», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Ул премия тапшыруны җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү өчен «максималь тантаналы шартларда» уздыру максатыннан әлеге инициативаны уйлап бетерүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100