Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында карарга кул куйган
Россия Президенты чараны үткәрү өчен оештыру комитеты булдырырга кушкан, комитет рәисе итеп вице-премьер Дмитрий Рогозин билгеләнгән.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Сталинград янында Җиңүгә 75 ел тулуны бәйрәм итү турында карарга кул куйган. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен Сталинград сугышында Совет гаскәрләренең немец-фашист армиясен тар-мар итүе зур әһәмияткә ия. 2018 елның 2 февралендә бу тарихи вакыйгага 75 ел тула. Бу уңайдан чарага әзерлек алып бару һәм аны үткәрү өчен оештыру комитетын булдырырга карар кылам”, – дип язлган карар текстында.
Комитет рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз